Татарстан Рәисе һәм МЧС башлыгы “Комплекслы иминлек” салонын уздыру турында килешү имзалады

Бүген Казанда Россия МЧС башлыгы Александр Куренков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе елда “Комплекслы иминлек – 2026” иминлекне тәэмин итү чаралары XVI Халыкара салонын үткәрү һәм янгын сүндерүчеләргә, коткаручыларга өйрәнү-күнегүләр уздыру өчен заманча полигон булдыру буенча килешүгә кул куйды.

Шулай итеп, халыкара форум беренче тапкыр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә үткәрелмәячәк. Алга таба ике елга бер тапкыр төрле төбәкләрдә оештырылачак.
“Планнарыбыз зурдан: һәр федераль округта, географик үзенчәлекләреннән һәм территориаль хәвефләрдән чыгып, шундый ук полигоннар булдыруны күздә тотабыз”, – дип планнары белән уртаклашкан Александр Куренков.

Шул рәвешле төбәкләр коллегаларын эш үзенчәлекләре белән таныштыру, башкаларның алдынгы тәҗрибәсенә өйрәнү мөмкинлеге алачак.
Комплекс өчен Лаеш районының Габишево һәм Комлы Кавал авыллары тирәсендәге урын сайлап алынган. 18 гектардан артыграк мәйданда 5 кластер: техноген һәм янгын куркынычсызлыгы, эзләү-коткару эшләре, спорт һәм административ-көнкүреш кластерлары булдырылачак.

“Мондый өйрәнү-күнегүләр полигонын төзү нияте Татарстанда нефть сәнәгате иминлеген тәэмин итүче белгечләр өчен дә файдалы булачак”, – дип билгеләп үткән Куренков.
Комплекс “Kazan Expo“ Халыкара күргәзмә үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта калкып чыгачак.

“Татарстан – күп кенә техноген объектларга ия булган, сәнәгать өлкәсендә нык үсешле төбәкләрнең берсе. Иминлекне тәэмин итү өчен средстволар, ә иң мөһиме – өйрәтелгән белгечләр кирәк. Махсус модульләр МЧС һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә өйрәнү, күнегүләр үткәрү өчен бик әйбәт мөмкинлеккә әйләнәчәк”, – дип билгеләп үткән Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре