Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачуда катнашты. Бу хакта республика Рәисе үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
– Яңа ачылган мәчет халкыбызны рухи яктан тәрбияләүгә хезмәт итсен, – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Чарада шулай ук Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан.
Моннан тыш Татарстан Рәисе бүген, республикада православиене үстерү мәсьәләсен карау өчен, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашкан.
– Бу атнада мөселманнарның уразасы башлана, ә дүшәмбе көнне православие динендәге туганнарыбыз да уразага керәчәк. Без барыбыз да догаларыбыда үзебезгә һәм якыннарыбызга сәламәтлек, илебезгә иминлек һәм тынычлык телибез! – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез