Газетага язылу

Татарстан Рәисе кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар кече нефть компанияләренең быел 9 айдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2026 ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, өченче квартал нәтиҗәләре нефть базарында югары волатильлек күзәтелә. Якын Көнчыгыш нефтен китерүгә бәйле өзеклекләр фонында котировкалар сизелерлек арткан. Әйтик, быелның сентябрь нәтиҗәләре буенча Urals сортлы нефтьнең уртача бәясе баррель өчен 92 доллардан артып киткән, бу еллык чагылышта 1,6 тапкырдан артык югарырак.

"Быелның 9 аенда Татарстанда нефть чыгару күләме 26,46 млн тонна тәшкил иткән. Республиканың кече нефть компанияләре 4,88 млн тонна нефть чыгарган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 143 млрд сум түләгән, шул исәптән 5,47 млрд сум - республиканың берләштерелгән бюджетына», - диде Татарстан Рәисе.

«Нефтеконсорциум КНК» генераль директоры Рафаэль Минһаҗев хәбәр иткәнчә, эксплуатацион бораулау буенча компанияләр тарафыннан 161 мең метр тау токымы борауланган. 161 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Нефть чыгару компанияләре катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча һәм нәтиҗәле ысулларын уңышлы куллана. Шулар хисабына 1 млн 105 мең тонна нефть чыгарылган - бу барлык нефть чыгару күләменең 23%ы.

Кече нефть компанияләренең сәнәгать иминлеге таләпләрен үтәве турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген 30 нефть компаниясе, 316 куркыныч җитештерү объекты күзәтү астында. Быелның 9 аенда 45 тикшерү уздырылган, 443 хокук бозу очрагы ачыкланган. Нигездә бу - проект документациясе таләпләрен бозу, җайланмаларны карауны, тикшерүне һәм сынауны вакытында уздырмау, башка хокук бозулар.

Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә федераль күзәтчелеккә ия 31 нефть компаниясенең 167 объекты исәптә тора. Шулардан 82 объект кече нефть компанияләренә карый. Агымдагы елның 9 аенда барлык нефть компанияләренә карата 51 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. 46 хокук бозу очрагы ачыкланган. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплауга куелган сумма 7,3 млн сум тәшкил итә. Бозулар капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә проект документациясеннән читкә тайпылуда, калдыкларны туфракта урнаштыруда, төзелеш эшләре барышында барлыкка килгән калдыкларны лицензиясе булмаган оешмаларга тапшыруда чагыла.

Киңәшмәдә шулай ук «Школа 21» АКО Казандагы филиалының коммерциячел эшчәнлеге буенча юнәлеш җитәкчесе Светлана Хәмитова чыгыш ясады. Ул ясалма акылгаа өйрәтү программалары турында сөйләде.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре