Казанда «Урам» экстрим-паркында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында нарды уены буенча ярышлар узды. Алар ТР төрле районнарыннан 50дән артык кешене берләштерде.
Ватанны саклаучылар елында уза торган бу вакыйга төрле спорт төрләре буенча Татарстан Рәисе Кубогының бер өлеше булды. «Бу ил сакчыларына алгы сызыктан кайткач тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итә торган мөһим проект. Без, аларның тормышларын куркыныч астына куеп, алгы сызыкта нинди зур өлеш керткәнлекләрен аңларга тиеш. Кызганыч, аларның кайберләре яраланып кайткан. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов карары буенча, аларны тернәкләндерү һәм социальләштерү өчен шундый турнирлар үткәрәбез. Күреп торабыз, ветераннарыбыз актив катнаша», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев.
Кубокны ачу һәм ябу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Фролова, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов катнашты.
Бу – СВО ветераннары һәм катнашучылары өчен Рәис Кубогының өченче ярышлары. Элегрәк йөзү һәм өстәл теннисы буенча турнирлар оештырылды. Аннан соң Түбән Камада армрестлинг буенча ярышлар узачак.
Икенче этап сентябрьдә старт ала. Мини-футбол, волейбол, волейбол буенча турнирлар үткәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез