Татарстан Рәисе матбугат хезмәте: Штаттан тыш хәлләр вакытында эш механизмы булдырылган

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казанның кайбер предприятиеләрендә сиреналар авазы ишетелүе турында хәбәрләр таралды.

“Татар-информ” Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, производствода сирена авазы – эвакуация зарурилыгын аңлата торган “игътибар!” сигналы ул.

“Сәнәгать предприятиеләренең барлык хезмәткәрләренә, иминлек техникасы буенча, теге яки бу куркыныч хәл килеп чыгу очрагында нинди гамәлләр кылырга кирәклеге аңлатылган. Шулай итеп, Республиканың сәнәгать предприятиеләрендә кешеләрнең иминлеге өчен гадәттән тыш хәл очрагына гамәлләр механизмы булдырылган”, – дип билгеләп үтелгән матбугат хезмәтендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре