«С. П. Горбунов исемендәге завод буенча без инде стапельләрдән чыгып, агымдагы җитештерү линияләрен эшли башладык. Безгә куелган бурычны, ягъни елына 20 самолет җитештерүне өч елдан соң тормышка ашыра башлаячакбыз, дип уйлыйм», – дип хәбәр итте ТР Рәисе Владимир Путинга.
С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында – «Туполев» концерны филиалында 1996 елдан бирле уртамагистральле, тар фюзеляжлы пассажир самолеты Ту-214 җитештерелә. Авиация төзелеше Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты максатларына туры килә.
2024 елның декабрендә Рөстәм Миңнеханов КАЗның якын ике елда елга кимендә 20 Ту-214 самолетын җитештерүгә чыгарырга җыенуын билгеләп үткән иде. Бер елдан соң ул төрле кыенлыкларга карамастан, планлаштырылган күрсәткечкә ирешүгә ышандырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез