Татарстанда заманча цифрлы инфраструктура булдыру буенча зур эш башкарылды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумының пленар утырышында әйтте.
«Республикада IT-паркның өч мәйданчыгы эшли, гомуми мәйданы – 105 мең квадрат метр. Алар тулысынча мәшгуль. Бүген биредә 752 резидент эшли һәм 6 меңнән артык эш урыны булдырылган. Безнең алда 2030 елга IT-парк резидентларының, кимендә, дүрттән бере чит ил базарларында эшләргә тиеш дигән бурыч тора», – дип белдерде Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада 24 муниципаль IT-парк эшли, ә 2030 елга аларның санын 40ка җиткерү планлаштырыла, бу Татарстанның барлык районнарында цифрлы икътисадны үстерү нокталарын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Иннополис шәһәре – инновацион компанияләр һәм талантлы белгечләрне җәлеп итү үзәге. Махсус икътисади зонаның ике мәйданчыгында 342 компания эшли, аларның инвестицияләре 257 млрд сумнан артып китә, 12 мең эш урыны булдырылган», – диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Иннополис резидентлары тарафыннан сәнәгатьтә, транспортта, энергетикада, медицинада һәм икътисадның башка стратегик тармакларында кулланыла торган импортны алмаштыра торган 50дән артык чишелеш эшләнгән.
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, цифрлы проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстанда мәгълүматларны эшкәртү үзәкләре инфраструктурасы булдырылган. Әйтик, Казан IT-паркы базасында 2009 елдан бирле барлык халыкара стандартларга туры килә торган Мәгълүматлар эшкәртү үзәге эшли. Моннан тыш, узган ел Иннополиста Идел буенда иң зур Мәгълүматлар эшкәртү үзәге ачылды.
Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинсүзләрен искә төшерде – ясалма фәһем технологияләре ил үсешенең илкүләм максатларына ирешү һәм оборона сәләтен ныгыту, шулай ук дәүләт идарәсенең, социаль тармакларның һәм икътисадның сыйфатлы үсешен тәэмин итү ресурсы булырга тиеш.
«Быел мин Татарстанда яңа төбәк программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул иттем. Шул ук вакытта социаль өлкәне ясалма фәһем инструментларын кулланып цифрлаштыруга юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирелде», – диде Татарстан Рәисе.
Дәүләт идарәсе, мәгариф һәм медицина системаларына ясалма фәһем кертү төп өч юнәлеш булды, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез