Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кылды

Татарстан Рәисе Чаллыга сәфәр кылды. Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов белән берлектә «ТЭМПО» компанияләр төркеменә кергән җитештерү мәйданнарында, «Технотрон» предприятиесендә, шул исәптән, эчке янулы двигательләр детальләрен ясау цехында булды.

«ТЭМПО» КТ – Россиянең эре сәнәгать концерннарының берсе, аңа берничә заманча җитештерү предприятиесе керә. Аларның һәрберсе мөстәкыйль рәвештә тулы җитештерү циклын тормышка ашыра һәм икътисадның төрле өлкәләре өчен продукция чыгара. Татарстан Рәисе «Дарлетто» предприятиесенең эшен дә барып күрде. Биредә джем һәм кондитер эшләнмәләре җитештерәләр. 2018 елда әлеге инвестиция проекты алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – ТОСЭР резиденты статусын алды. Хәзерге вакытта предприятие үсә һәм киңәя, хезмәткәрләрне эшкә алу бара.

«Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбендә Рөстәм Миңнехановка башкарылган капиталь ремонт турында сөйләделәр. Объектны капиталь ремонтлау эшләре 2023 елның көзендә башланган. Өч катлы бина 1980 елда төзелгән. Спорт мәктәбе 1500 укучыга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов Чаллыда беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны һәм Чаллы шәһәренә 400 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Планнар һәм әзерлек чаралары турында кала мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин сөйләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре