Tатарстан башкаласында «Kazan Digital Week 2024» халыкара форумы башланды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы форумда Россия һәм чит илләрдән (Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Һиндстан, Малайзия, Әрмәнстан, Австрия, Аргентина һ.б.) 16 меңнән артык кеше катнаша. 9–11 сентябрь көннәренә төзелгән программада 85 чара каралган.
Форум ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Kazan Digital Week» форумы федераль статуста уза. Моның өчен без ил Хөкүмәтенә рәхмәтле. Форум 5нче тапкыр уза. Шушы вакыт эчендә ул үзенең дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле урын булуын күрсәтте», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез