Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиянең Конья шәһәренә сәфәр кыла. Аэропортта аны Конья провинциясе губернаторы Вахдеттин Озкан каршы алды.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Конья провинциясе губернаторы, Конья шәһәре мэры һәм Конья Сәнәгать палатасы рәисе белән очрашачак. Шулай ук Рәис Татарстан «Имаш» заводларында (авыл хуҗалыгы машиналары җитештерә) һәм «Тюмосан» (тракторлар җитештерә) булачак. Конья – Төркиянең иң зур провинцияләреннән берсе, авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү өлкәсендә лидер.
Төбәктә сәнәгать, аерым алганда, автокомпонентлар һәм җиһазлар, станоклар җитештерү үсеш алган. Провинция территориясендә 13 эре оешкан сәнәгать зонасы (ОПЗ), 95 сәнәгать паркы, аларда 8,6 мең компания урнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез