Газетага язылу

Татарстан Рәисе «Шаньдун Хайспид» Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Шаньдун Хайспид» Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды.

"Шаньдун Хайспид" - Кытайның транспорт инфраструктурасы секторында дәүләт инвестиция компаниясе. Аның эшчәнлеге яңа энергетика тармагын үстерүгә аерым басым ясап, транспорт инфраструктурасын инвестицияләү һәм эксплуатацияләүне, инженер-төзелеш һәм техник хезмәт күрсәтүләрне, шулай ук банк хезмәтләрен үз эченә ала.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан, Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша.

Республика Кытайның 8 провинциясе белән килешүләр һәм муниципаль берәмлекләр арасында берничә килешү имзалады. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге, ә Казанда КХР Генераль консуллыгы эшли. Казан белән Кытай шәһәрләре арасында даими туры авиаэлемтә гамәлгә ашырыла. 

“Шаньдун Хайспид" логистика һәм транспорт инфраструктурасына идарә итү өлкәсендә Кытайның иң эре компанияләренең берсе булып тора. Без „Бер пояс - бер юл“ проектын гамәлгә ашыруда актив катнашабыз. Сезнең белгечләр безнең вәкилләр белән очрашты. Без хезмәттәшлегебезне үстерергә телибез", - диде республика Рәисе. 

Кытай делегациясе башлыгы Цинь Хайфэн ассызыклаганча, Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасында тыгыз хезмәттәшлек 18 ел дәвамында үсә: фән һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла, багланышлар ныгый. 

Әңгәмә барышында яклар уртак эш өчен иң перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре