Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанның Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Хезмәттәшлек төрле юнәлешләрне колачлый - ИТдан алып авыл хуҗалыгына кадәр. Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше узган ел рекордлы булды һәм $3,35 млрд. тан артып китте.
"Кызганычка каршы, безнең Шэньси провинциясе белән хезмәттәшлегебез әлегә җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган. Сезнең провинция - Кытайның икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенең төп үзәкләренең берсе. Сез бай тарихи-мәдәни традицияләрегез һәм уникаль мирасыгыз белән дан тотасыз, бу провинцияне туристлар һәм мәдәни алмашу өчен кызыклы итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бүгенге форум - үзара диалог урнаштыру, эшлекле һәм мәдәни даирәләр арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру, хезмәттәшлекне үстерү буенча конкрет адымнар ясау өчен яхшы сәбәп.
У Вэньган Рөстәм Миңнехановка «РОСТКИ» форумына чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. «Без Сезнең республика белән хезмәттәшлекне үстерүнең яхшы перспективаларын күрәбез. Берничә кызыклы юнәлеш бар, бергә актив эшләячәкбез", - диде Шэньси провинциясе Губернаторы урынбасары.
Белешмә өчен:
Шэньси провинциясе Кытайның үзәк өлешендә урнашкан. Халкы 40 млн кешегә җитә. Күмер чыгару һәм аны баету, ягулык-энергетика комплексы, автомобиль төзелеше, электр генерациясе, компьютерлар, элемтә чаралары һәм башка электрон җиһазлар ясау, нефть химиясе яхшы үсеш алган. Шэньсида нефть скважиналарын бораулау өчен җайланмалар, шомарту станоклары, токарь станоклары, шулай ук тимер юллар, тау эшләре сәнәгате, җитештерү һәм электр энергиясе өчен җайланмалар җитештерелә. Провинция шулай ук авиация һәм азрокосмос тармакларының эре тикшеренү һәм индустриаль базасы булып тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез