Чара Казан Ратушасында узды. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик һәм башкалар бар иде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казанга бирелгән ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы мактаулы титул гына түгел. Бу Татарстанның ислам цивилизациясенә күп гасырлык керткән өлешен тану һәм киләчәккә аванс, аны акларга кирәк. «Безнең өчен башкала булу - димәк, көч-куәт урыны булу. Татарстан тарихи яктан мәгърифәтле ислам юлын сайлады, Идел буе Болгары чорыннан ук мөселман мәдәниятенең төньяк форпостына әверелде. Биредә дистәләгән халыкларның язмышлары үрелеп бара», – диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның Мәдәни башкала елы программасына глобаль диалог өчен платформа булдыру тирән мәгънә сала: «Без ислам мәдәнияте дөньясының бөек тарих кына түгеллеген күрсәтергә омтылабыз. Бу заманча сәнгать, иҗади индустрияләр, цифрлы технологияләр һәм, иң мөһиме, бу – безнең яшьләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, Россия Президенты карары белән 2036 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указга кул куелды.
"Без бөтен ислам дөньясыннан яшь иҗатчылар Казанны старт мәйданчыгы, гореф-гадәтләр яңалыкка илһам бирә торган шәһәр буларак күрүләрен телибез. Сезнең монда булуыгыз шуны раслый: өммәт сәяси теләктәшлеккә генә түгел, мәдәни теләктәшлеккә дә мохтаҗ. Без хезмәттәшлеккә әзер һәм төрле конфессияләрнең һәм халыкларның тату яшәү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов KazanForum кысаларындагы халыкара чараларда катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, әлеге форум ел саен үз мәйданчыгына дөньяның төрле илләреннән һәм халыкара оешмалардан югары дәрәҗәле делегацияләрне җыя, иң киң юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудыра.
"Глобаль трансформациянең хәзерге шартларында үзенчәлек һәм традицион кыйммәтләр нигезендә мәдәни күптөрлелекне саклап калу аеруча мөһим. Моңа бәйле рәвештә халыкара оешмаларның эше, аларның социаль өлкәдә дәүләтләрнең тырышлыкларын берләштерүдәге роле аеруча зур әһәмияткә ия.
Бу җәһәттән Төрекмәнстан ИСЕСКО эшчәнлеген исламның бөек инсани нигезен, аның гуманистик кыйммәтләрен саклап калуда һәм арттыруда, фән, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышларны алга этәрүдә киң һәм нәтиҗәле партнерлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән абруйлы халыкара оешма буларак югары бәяли", - диде төрекмән халкының милли лидеры.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеген Казан шәһәренә 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү белән котлады.
Ольга Любимова ассызыклаганча, Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү бөтен Россия өчен аерым әһәмияткә ия. "Казан - мәдәни күптөрлелекнең үзара баету һәм иҗат чыганагына әверелүенең иң яхшы үрнәкләренең берсе. Монда янәшәдә православие храмнары һәм мәчетләре, Көнчыгыш һәм Европа сәнгать традицияләре бар. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Казан Кремле тарих һәйкәленә генә түгел, ә цивилизацияләрнең гармонияле яшәве символына да әверелде", - диде Россия мәдәният министры.
ИСЕСКО генераль директоры Россия һәм Ислам дөньясы илләренең мәдәнияттә, фәндә һәм мәгарифтә үзара тыгыз бәйләнештә булуын билгеләп үтте. "Без хезмәттәшлекне үстерергә омтылабыз. Бу төрле программаларда чагылыш табарга мөмкин. Казан монда, төрле мәдәниятләрнең һәм диннәрнең гармонияле яшәве үрнәге буларак, аерым урын алып тора", - дип ассызыклады Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик.
ИСЕСКОга 1982 елда нигез салынган, хәзер аны доктор Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик җитәкли. Оешма Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр арасында элемтәләрне ныгыту өчен мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнә. ИСЕСКОның штаб-фатиры Рабат шәһәрендә (Марокко) урнашкан, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез