Татарстан Рәисе Ураза бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты.

Иртәгә, 30 мартта, бөтен дөнья мөселманнары Рамазан ае буена ураза тотканнан соң изге Ураза бәйрәмен үткәрәчәк. Республика мәчетләрендә бәйрәм намазына бик күп дин тотучылар җыелачак.

"Барлык мөселманнарны да чын күңелдән шушы бәйрәм белән котлыйм. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Мөселманнарның диния нәзарәтенә, хокук саклау органнары һәм шәхси сак оешмаларын җәлеп итү белән берлектә, җәмәгать тәртибен саклауны һәм республиканың дини учреждениеләрендә гыйбадәт кылу иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәк", - диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре