Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен СВО зонасында биш экстерриториаль участок пәйда булачак. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
Аның әйтүенчә, Луганск халык республикасында – ике, Донецк халык республикасында – ике һәм Херсон өлкәсендә – 1 участок ачыла.
Татарстанда 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез