Татарстаннан тыш, эксперимент Башкортстан, Удмуртия, Чуашия, Мәскәү, Санкт-Петербургта, шулай ук Мәскәү, Ленинград, Свердловск өлкәләре кебек берничә төбәктә узачак.
Карар роботларга карата таләпләрне һәм аларның хәрәкәт кагыйдәләрен билгели. Роверның авырлыгы 120 кг-нан, тизлеге – сәгатенә 25 км-дан, киңлеге – 80 см-дан, озынлыгы 120 см-дан артмаска тиеш. Корпуста видеотеркәү җайланмасы, алда ак фара һәм идентификация номеры булу мәҗбүри.
Роверлар велосипед юллары, тротуарлар, торак зоналар һәм юл читләре буйлап төрле тизлек чикләүләре белән йөри алачак. Тротуарлар һәм җәяүлеләр зоналарында – сәгатенә 10 км-дан, юл кисешкән урыннарда – 6 км-дан, велосипед юллары һәм юл читләрендә – 25 км-га кадәр тизлектә. Шулай ук робот тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта җаваплылык та билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез