Газетага язылу

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр чаралары узды

Бүген Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узды.

Мөхтәсибәтләр балалар һәм аларның ата-аналары өчен мавыктыргыч һәм файдалы программа әзерләде: тәм-томнар, викториналар, конкурслар, бүләкләр, актив уеннар, карусельләр, ярминкәләр... Бәйрәмнәр мәчет ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында – паркларда, җәяүлеләр йөри торган урамнарда, спорт комплексларында узды.

Казанда шәһәр халкы һәм башкала кунаклары бәйрәмнәре өч урында: Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете янында, «Гаилә» мәчетендә һәм «Әхмәдзәки» мәчетендә узды. Шундый ук чаралар Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Баулы, Теләче, Лаеш, Менделеевск, Лениногорск, Мөслимдә дә узды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре