Татарстан сайлауларында Мәскәүдә дә тавыш биреп булачак

Мәскәүдә Татарстан сайлауларында тавыш бирү өчен экстерриториаль участок РФ һәм ТР гимннарын тере башкару белән ачылачак. Бу хакта республиканың вице-премьеры – ТРның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Сайлап алу ноктасы» иҗтимагый киңлегендә узган брифингта сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы.

«Россия Федерациясе гимнын якташыбыз, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев башкарачак. Татарстан гимнын Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева башкарачак», – дип сөйләде Әхмәтшин.

Сайлау участогында шулай ук Татар автономиясе чакыруы буенча иҗади коллективлар да чыгыш ясаячак һәм милли чәй ризыкларынан буфет оештырылачак.

14 сентябрьдә Мәскәүдә булачак татарстанлылар өчен Рәис сайлауларында тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Сайлау участогы Россия Федерациясендә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында ачылачак: 3 нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 нче йорт, 1 нче төзелеш.

«Без сайлаучылар саны буенча бернинди бурычлар да куймыйбыз. Мәскәүдә якташларыбыз өчен тавыш бирергә мөмкинлек тудырабыз», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Тавыш бирергә уңайлы участок сайлау өчен, «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланырга кирәк.

Татарстанның һәр сайлаучысы үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирү турында гариза бирә ала. «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча гаризалар:

  • 30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр – Дәүләт хезмәтләре порталы аша, МФЦ офисларында, территориаль сайлау комиссияләрендә;
  • 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр – участок сайлау комиссияләрендә кабул ителә.

Татарстан Рәисе сайлауларында «Мобиль сайлаучы» сервисы республиканың бөтен территориясендә, ә Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда – бары тик 18 нче номерлы Мәләкәс сайлау округында гына эшләячәк. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда «Мобиль сайлаучы» сервисы булмаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре