Яңа ел каникулында исә республикада 200 меңләп туристны каршы алырга әзерләнәләр. Кунаклар һәм татарстанлыларны шул исәптән Казанда узачак «Бияләй» ярминкәсе белән шаккатырмакчылар.
Декабрьнең икенче яртысына аяк бастык. Димәк, узып бара торган елга нәтиҗәләр ясарга да вакыт. Журналистларга туризм тармагындагы төп саннар турында сөйләделәр.
– Бу елның гыйнвар–октябрь айларында республикада 3 981 319 турист кунак булган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, үсеш – 18 процент, – диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. – Республикада бик күп төрле чаралар уза, инфраструктура яңартыла. Боларның барысы да тагын да күбрәк кунакларны җәлеп итәргә булыша.
Ел башыннан бирле Казан Кремлендә – 4,3 миллион, Зөя шәһәр-утравында – 1,7 миллион, Бөек Болгарда – 729 мең, Алабугада – 728 мең, Тәтештә 249 мең кешене кабул иткәннәр.
– Быел кунаклар саны буенча Чистай зур үсеш күрсәтте. Шәһәргә 81 мең турист килгән. Моңа 2025 елның маенда Чистайда круиз судноларын кабул итә ала торган елга причалы ачылу ярдәм итте, әлбәттә, – диде Сергей Иванов.
Су буйлап сәяхәт итү дигәннән, быел республикада эчке төбәк маршрутлары буенча пассажирларны ташу күрсәткече 24,3 процентка арткан. Билгеле булганча, Казаннан су буйлап Чабаксарга, Түбән Новгородка барырга мөмкин. Яңа юнәлешләр арасында Чистай–Чаллы, Казан–Пермь маршрутларын атады Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.
Анысы да монысы, автомобильдә сәяхәт итүчеләр саны арта. «Моңа М12 юлы ачылу да зур этәргеч бирде. 2023 елдан бирле Казан–Мәскәү арасыннан 45 миллионнан артык тапкыр узганнар», – диделәр матбугат очрашуында. Бу уңайдан, машинада сәяхәт итүчеләр Казанда автомобильне куярга урын булмаудан зарланмыймы, дип тә кызыксындылар Сергей Ивановтан. Юк икән, әллә туристлар артык тыйнак шунда, кем белгән.
2021–2024 елларда Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысасындагы 175 проектны тормышка ашыруга 1,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2025–2030 елларга исәпләнгән «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысасында быел республиканың 24 районындагы 60 проектка 244,3 миллион сум күләмендә бердәм субсидия каралган.
Татарстанга килүче туристлар кемнәр? Бу сорауга да җавап бар. Баксаң, сәяхәт итүчеләрнең зур күпчелеге үзебезнең илне гизүчеләр икән. Алар гаиләле яки вакыйгалы ялны сайлый. Татарстанга өч көннән дә күбрәккә киләләр. Соңгы арада бәясенә күрә сыйфатлы ялга өстенлек бирүчеләр дә күбәйгән.
Ә Татарстан шаккатырырга әзер. Бигрәк тә Яңа ел каникулында. Сүз уңаеннан, бәйрәм ялларында Татарстанда 200 меңнән артык туристны көтәләр. Чагыштыру өчен: былтыр әлеге сан 170 меңне тәшкил иткән.
Казанның төп чыршысы 23 декабрьдә ачылачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов әйтте. «Гаилә» үзәге янындагы чибәркәйне урнаштырып бетергәннәр инде. Хәзер аның тирә-юнен бизәү буенча эшләр дәвам итә. Быел Яңа ел ялларында Казанга килүчеләрне «Бияләй» ярминкәсе белән дә шаккатырмакчылар. Ул «Әкият» курчак театры янында узачак һәм быел тәүге тапкыр оештырылачак. 24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр биредә кул эшләнмәләре, милли ризыклар сатылачак. Бәйрәм кәефе чыршыдан башка да булмый. Аның 20 метрлысын куячаклар, ди. Яңа ел гүзәле тирәсендә күңел ачу чаралары оештырырга да вәгъдә иттеләр.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә кышкы яллар күңелле узсын өчен бик яхшылап тырышырга туры киләчәген әйткән. «Ярты миллионлык шәһәр ял итәргә, ә без эшләргә тиеш, – диде ул кул астында эшләүчеләргә. – Шәһәр халкының куркынычсызлыгы – төп бурыч. Моннан да мөһимрәк нәрсә була алмый». Аның сүзләренә караганда, бәйрәм чарасы уза торган һәр оешма җитәкчесе иҗтимагый тәртип һәм куркынычсызлык өчен шәхси җаваплылык тотачак. Хуш киләсең, Яңа ел!
Соңгы мәгълүматларга караганда, Казан кунакханәләрендә – 8,4 мең номер, ә республика күләмендә 27 мең номер бар. Арада биш йолдызлылар – 9, дүрт йолдызлылар – 41, өч йолдызлылар – 87. Кунакханәләр уртача 59 процентка тулган. Яңа ел ялларына исә әлеге күрсәткеч 85–90 процент тәшкил итәчәк дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез