Газетага язылу

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында 2025 елга нәтиҗәләр ясадылар

Ел буена палатага биш меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Ел дәвамында уздырган 280 нән артык чарада 24 мең кеше катнашкан. «Ел экспортеры», «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре», «100 лидер – Татарстан киләчәге» һәм тагын бик күп проектлар, программалар, милли премияләр белән горурланырлык хезмәтләре бар.

–  Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы берлегендә 18 профильле комитет исәпләнә. 2025 елда хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү комитеты да уңышлы гына эшләп китте, – дип исәп тотты Сәүдә-сәнәгать палатасы Берлеге рәисенең беренче урынбасары Елена Файзрахманова.

Ул тышкы икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, халыкара хезмәттәшлек турында да сөйләде. Агымдагы елда Берләшмә чит ил  Сәүдә-сәнәгать палаталары һәм эшлекле берләшмәләр белән 12 килешү һәм меморандум төзегән. «Россия – Ислам дөньясы: KAZANFORUM 2025» халыкара икътисад форумының эшлекле программасы кысасында сессияләр уздырылган. Барлыгы форумда егерме илнең Сәүдә-сәнәгать палаталары катнашкан.

«100 лидер – Татарстан киләчәге» яшьләр проекты да зур нәтиҗәләр биргән. Быел, заман таләпләрен истә тотып, яшьләргә үзгә темалар да тәкъдим ителгән. Шуларның берсе – ясалма фәһем мөмкинлекләрен проектлар эшләүдә куллану.

«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берләшмәсе Рәисе Шамил Агеев Татарстанда бердәм һәм көчле команда эшләвен ассызыклады.

– Бу бинада җыела башлавыбызга 30 ел булды. Эшебезне яңа дәрәҗәгә чыгарга, яңа үрләргә омтылырга, киләчәккә өмет белән карага кирәк. Киләсе ел яңа таләпләр, яңа бурычлар куя. Әмма без башкармаслык эш түгел. Республика җитәкчеле һәрдаим ярдәм итеп торганда нәтиҗәле эш күрсәтүебездә шик юк.

Елена Файзрахманова чыгышын тәмамлаганда 2026 елга планнар белән бүлеште:

– Актив рәвештә халыкара хезмәттәшлекне үстерү өстендә эшләячәкбез. Ел дәвамында Узбекистан, Кыргызстан, Индия, Кытай илләре белән бизнес-миссия уздыру максаты бар. Яшьләр белән эшчәнлек шулай ук дәвамлы булачак. Каиләсе елга без аны  Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә уздырырга уйлыйбыз.

Тантаналы чарада Александр Таркаев исемендәге Премия дә тапшырылды. Бу дәрәҗәле исем Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүдә зур өлеш керткән профессионалларга бирелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре