Иртәгә, 3 майда, Татарстанда һава шартларының кабат сизелерлек начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шимбәгә каршы төндә урыны белән республикада көчле яңгырлар көтелә. Төнлә дә, көндез дә яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Моннан тыш, алдагы тәүлек дәвамында төбәктә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә (Казанда – 15 м/с кадәр).
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез