Татарстан табиблары 60 яшьлек хатын-кызның корсагыннан 18 килолы шеш алган

Түбән Кама районы үзәк хастаханәсе табиблары бер ханымнан 18 килограмм авырлыктагы шеш алган.

Кама Аланында яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз, корсагы үсүгә борчылып, гинекология бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул инде өч ай буе шушы хәлне күзәтүен әйткән.

“Шеш апрель башыннан көнләп түгел, ә чын мәгънәсендә сәгатьләп үсте. Онкомаркерларга анализы нәтиҗәләре әйбәт булгач, сырхау онкологларга җибәрелмәде, ә безнең гинекология бүлегендә калды”, – ди бүлек мөдире Эльмира Магомедова.

Шулай итеп, сырхауның корсагы бер мәлгә 37 атналык көмәнгә охшап калган. Шул ук вакытта ул аяктан калган, сулышы кысыла башлаган. Ул гына да түгел, утырып һәм хәтта ятып тору аның өчен нык авырлашкан. Шеш барлык органнарын кысканлыктан, бик каты авырудан ни эшләргә белми интеккән.
Табиблар операция барышында ханымның күкәйлегеннән үсеп чыккан гаять зур шешне күреп хәйран калган. Желе сыман мимылдап торган шешнең авырлыгы 18 килограмм булып чыккан. Операция 1 сәгать тә 20 минут барган.

Хәзер ханым үзен әйбәт хис итә. Ул шактый ук ябыккан. Хәзер инде өенә кайтырга әзерләнә, дип яза “Челнинские известия”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре