Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев министрлыкның Макстагы каналында хәбәр иткән. Табиблар сырхауның сул як бөерендә – 16 сантиметрлы, уң як күкәйлегендә – 15 сантиметрлы шеш тапкан. Шешләр аның бөтен корсак куышлыгын һәм оча өлешен биләп алган. Хатын-кызны урология бүлегенә китергәннәр. Икенче көнне табиблар аңа бик катлаулы операция ясаган. Ул 3,5 сәгать чамасы дәвам иткән. Хирурглар сырхауның шештән зыян күргән сул як бөерен, күкәйлекләре белән аналыгын да алган. Хатын-кыз инде савыгып, өенә кайтып киткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез