Республика клиник хастаханәсе табиблары бөерендә кан тамырының бүлтәеп чыккан өлеше (аневризма дип атала) шартлаган йөкле хатын-кызны үлемнән коткарып калган.
38 яшьлек хатын-кыз бил тирәсе чәнчеп авыртудан аңын җуйган. Аны Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә китергәннәр.
Район табиблары, РКБ белгечләре белән киңәшләшеп, хатын-кызны тикшерә башлаган. Баш табибның акушер-гинекология ярдәме буенча урынбасары Нигина Нигъмәтуллина йөкле хатынны кичекмәстән РКБның перинаталь үзәгенә күчерергә карар иткән.
РКБ табиблары хатын-кызның бөерендә аневризма шартлаудан кан сауган урынны һәм зур шеш эчендә тагын бер аневризма тапкан. Табиблар әйтүенчә, болар – чын һәм ялган аневризмалар булган. Чыны, бәхеткә шартламаган. Ә ялганы, табиблар уйлавынча, моннан 1-2 көн элек баскычтан егылу сәбәпле кан тамырына зыян килүдән пәйда булган. Ягъни бәрелгән урында кан тамыры өзелеп, кан сауган һәм гематома барлыкка килгән. Ә ул теләсә кайсы вакытта шартлап, корсак куышлыгына кан саву куркынычы белән янаган.
Урологлар, хирург-онколог, акушер-гинеколог, балалар реаниматологлары, ретгент-хирурглар һәм диагностлар бөер артериясендәге канны туктатып , баланы ярып алу һәм шуннан бөергә операция ясау карарына килгән. Операция уңышлы узган. Гистология нәтиҗәләре шешнең яман шеш булмавын раслаган.
Йөклелекнең 33 нче атнасында дөньяга килгән нарасыйны реанимация һәм яңа туган балаларның патология бүлеге белгечләре караган.
Бик күп газаплар күргән ананы нәни кызчыгы белән бүген РКБдан өенә кайтарып җибәрәләр, дип яза “Татар-информ”.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез