Татарстанның Республика клиник хастаханәсе микрохирургы Мурат Журавлев башы чын мәгънәсендә муенына кәкрәеп төшкән хатын-кызның тән тиресен күчереп утырту буенча бик катлаулы операция ясаган. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Быел март аенда Чаллыда яшәүче 43 яшьлек хатын-кызның кулында ут кабызгыч шартлаган. Аны авыр хәлдә Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең пешү бүлегенә китергәннәр. Табиблар өч ай буе аның үлгән тукымаларын кисеп алып, тәненең башка өлешләреннән сәламәт тукыма күчереп утырткан. Бик күп операцияләр кичерүе сәбәпле, хатын-кызның муенындагы җөйләр, бик нык тартылып, башын туры тоту мөмкинлеге бирмәгән. Башының гел бөгелеп торуы аркасында ул юньлән ашый-эчә алмаган.
РКБда сырхауга 5 сәгать операция ясап, муенын турайтканнар. Төп-төгәл бер ай узгач, хатын-кызга, савыгып, өенә кайтып китәргә насыйп булган. Хәзер ул ашау-эчү мәсьәләсендә кыенлык кичерми, авыртулары да басылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез