Республика клиник хастаханәсе табиб-урологлары Урта Азиядән килгән ир-атның таш белән капланган гаять зур бөерен алган. Бу хакта “Татар-информ” РКБның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
62 яшьлек ир-атка, инде 20 ел элек пиелонефрит диагнозы куеп, операция ясаганнар. Әмма берникадәр вакыттан соң бәвел бүленеп чыгуда кыенлыклар, авырту яңадан бик нык борчый башлаган. Ир-ат хастаханәгә түләүле хезмәтләр аша мөрәҗәгать иткән. Бу вакытка бөере инде берничә тапкыр зураеп, ташлар белән капланган. Аны 1 нче урология бүлегенә операциягә салганнар.
Хирурглар, бөерне алу өчен, башта әгъзаның кан тамырларын бәйләгән. Белгечләргә элекке операциядән калган җөйләр бөерне алырга комачаулаган. Хирурглар бөтен операцияне лапароскопия ысулы белән ясаган. Әмма әгъзаны май тукымасыннан аерып алу өчен кисем ясарга туры килгән. Операция уңышлы узган. Ир-ат инде өенә дә кайтып киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез