Республика онкология диспансеры (РКОД) табиблары беренче тапкыр робот ярдәмендә ашказанының зарарланган өлешен кисеп алган. Бу хакта «Татар-информ» РКОДның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Операцияне икенче торакаль бүлек мөдире Том Шарапов, операцияләр бүлеге мөдире Айрат Тимерҗанов, табиб-анестезиолог Наталья Баишева ясаган.
Операция барышында ашказанының өчтән ике өлеше кисеп алынып, ашказанының арткы өлеше – робот ярдәмендә, алгы өлеше – кулдан тиешле органнарга тоташтырылган.
Бу очракның төп үзенчәлеге шунда: сырхау инде «химия» һәм корсак куышлыгына ачык операция кичергән. Шуңа да карамастан, хирурглар робот ярдәмендә аз җәрәхәтли торган операция ясауга ирешкән.
Барысы да уңышлы узган. Хәзер сырхау дәвалануның икенче этабына әзерләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез