Татарстан табибы Кач ману көнендә бәкедә коену буенча киңәшләр биргән

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча баш белгече Люция Фәйсханова “КП-Казань” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Кач ману көнендә башны суга чылатмаска киңәш иткән. Ул шулай ук су коенуга алдан ук әзерләнергә кирәклеген әйткән.

“Алдан ук әзерләнеп кую таләп ителә, организм өчен бик зур стресс бу чөнки. Муенга кадәр генә суга керергә, башны суга чылатмаска кирәк. Җылыну өчен хәмер куллану да ярамый”, – дип аңлатып үткән табиб.

Белгеч фикеренчә, бәкедә коенырга әзерләнү өчен уртача 3-6 ай вакыт кирәк. Шул ук вакытта күнегүләрне даими үткәрү мөһим.
“Тиз салкын тидерүчеләргә шул рәвешле чыныгырга да, суга керергә дә ярамый”, – дип билгеләп үткән Фәйсханова.
Ул шулай ук бәкедә коену өчен бары тик рөхсәт ителгән урыннарны гына сайларга кирәклеген искәрткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре