Бу максатка акча республика бюджетыннан бирелә.
Татарстанда татар теле буенча халыкара олимпиадага 8,9 миллион сум тотылачак. Бу максатка акча республика бюджетыннан бирелә. Дәүләт сатып алулар порталында бу җәһәттән тендер бастырып чыгарылган, дип яза “КП-Казань”.
 Олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән студентлар катнашачак. Чара берничә этапта оештырыла. Төбәкләрдә якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, башка илләрдән катнашучылар интернет аша тест бирергә, дистанцияле әңгәмә һәм халыкара этап аша узарга тиеш.
 Подрядчыга олимпиаданың “заочный” һәм сайлап алу этапларын уздырырга, биремнәр әзерләүчеләрнең, жюри әгъзаларының эшен оештырырга, “очный” этапта катнашучылар белән элемтә булдырырга кирәк. Ул шулай ук программа эшләргә, олимпиадада катнашучыларны урнаштыру һәм тукландыруны оештырырга, язу-сызу кирәк-яраклары сатып алырга тиеш.
Бу эшләрне 2024 елның 31 маена кадәр төгәлләргә кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез