Татарстан октябрь аенда “тере” акча белән бирелгән кредит күләме ягыннан Россия төбәкләре арасында җиденче урынга чыккан. Республикада бер ай эчендә барлыгы 7,44 миллиард сумлык 40 меңгә якын кредит биргәннәр. Бу хакта “Татар-информ” Берләштерелгән кредит бюросы (ОКБ) мәгълүматларына таянып яза.
Узган айда республикада уртача кредит күләме 188 мең сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта республикада кредит алучылар сентябрь аендагыга караганда – 30 процентка, бирелгән кредит күләме – 37 процентка кимегән. Татарстанда көзнең беренче аенда “тере” акча белән барлыгы 11,7 миллиард сумлык 56,5 мең кредит рәсмиләштерелгән.
Рейтингта Мәскәү беренче урынга чыккан: биредә октябрь аенда барлыгы 26,74 миллиард сумлык 109,3 мең кредит алганнар. Мәскәү өлкәсе – икенче (19,77 миллиард сумлык 93,5 мең кредит). Краснодар крае (10,66 миллиард сумлык 67 мең кредит) өченче урынга чыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез