Татарстан территориясендә кыраулар кайчан көтеләчәген сөйләделәр

Киләсе атна башыннан республикада кыраулар төшүе ихтимал.

Россиянең Европа территориясендә һава торышы тулысынча үзгәрде. Татарстанда инде хәзердән үк температура шактый түбән, ә киләсе атна башыннан кыраулар да башланырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген көндез Татарстанда һава температурасы 10-16 градусны тәшкил итәчәк. Якшәмбе көнне дә салкынча һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

Термометр баганасы төнлә 4-9 градус, көндез 10-15 градус җылылыкны күрсәтә. Төньяктан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 градус булыр дип фаразлана.

Киләсе атнада аз гына явым-төшем булыр. Төнлә һава температурасы 2-7 градус чамасы җылы, көндез исә җылылык 10-15 градус. Төнлә кайбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.

Көчле җил һәм салкынча һава торышы атмосфераның җиргә якын катламын сафландырачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре