Казанда, Чаллыда сиреналар яңгырады, шартлау тавышлары ишетелде.
Хәзер ракета куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Атыш яки пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үзеңне ничек сакларга икәнне монда аңлатабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанның Әгерҗе районында «Кызыл китап»ка кертелгән ысылдавык аккошны коткарганнар. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Татарстанда чистарту икеайлыгы дәвам итә. Җыештыралар, түгәләр, күзәтәләр, чиста урында яңа чүплек булмасын дип тырышалар. Билгеле булганча, икеайлыкның һәр атнасы бер темага багышланды. Алтынчысы – Җиңү көненә атап «Безнең геройлар янәшә яши» дип атала. Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, якыннары СВОда булган гаиләләргә ярдәм итәләр, һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерәләр.
Күпләребез татарның милли уен коралы – тальян гармун дип ияләнгән. Һичшиксез, бу шулай. Ә милли көйләребез, тарихыбыз белән кызыксынучы музыка белгечләре халкыбызның милли уен кораллары аның белән генә чикләнмәвен һәм, ни кызганыч, арада инде онытылганнары да барлыгын исбатлады.
Татарстан мөфтияте Корбан бәйрәмен үткәрү һәм гает намазын уку тәртипләрен раслады. Нисаб күләме, корбан чалу урыннары, бәйрәм уңаеннан оештырылачак чаралар, СВОда булган якыннары өчен чалынган корбан, хатын-кызларның корбанга карата җаваплылыгы... Матбуган конференциясендә бу һәм башка сорауларга ачыклык керттеләр.
Идрәс авылында яшәүче Әлфинур апа Вәлиәхмәтованың 90 яшьлек гомер юлында шатлыклары да, борчулары да күп булган. Кайсын сөенеп, кайсын күз яшьләре белән сөйли ул.
Бабам белән «әңгәмә»м туган авылымның бик матур җирендә урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында булды. Анда аның да исеме язылган ташка кулымны куеп, күзем белән беркайчан да аны күрү бәхетенә ирешмәсәм дә, күңелем белән Сөләйман бабам белән сөйләштем.
Чишмәбаш авылыннан Габделвахит Шәмсетдинов Җиңү көнен сөенеп каршылый.
Фикер өстәү
Фикерегез