Татарстан укучыларын быел көзге каникулда 11 көн ял итәчәк. Мәктәпләрдә укулар 9 ноябрьдә генә башланачак, дип хәбәр итә республика Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Каникул чорында Татарстанда балалар өчен 324 мәктәп яны лагере эшли. Аларда 13,3 меңнән артык бала, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 1,3 меңнән артык укучы ял итәчәк.
Кышкы каникуллар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, ә язгы каникуллар 27 марттан 4 апрельгә дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, беренче сыйныф укучылары өчен 13-21 февраль көннәрендә өстәмә ял каралган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез