Татарстан укытучыларының өчтән бере 1,5ставкага эшли

Яңа уку елына мәктәп һәм бакчаларда 3,5мең белгеч җитми. Шуларның 2 меңнән артыгы – укытучылар.Бигрәк тә математика, рус теле, башлангыч укытучыларына кытлык зур. Әлеге проблема аеруча Казан, Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Лаеш, Әлмәт районнарына хас.

– Проблеманың бер өлеше педагогик вузларда белем алучы студентлар хисабына хәл ителә. Узган ел мәктәп, бакчаларда 630 студент эшләде. Укытучылар кытлыгы шулай ук өстәмә дәресләр биреп хәл ителә. Педагогларның өчтән бере 1,5 ставкада эшләсә, биш процент укытучының дәресләре 2 ставкага җитә,– диде Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.

Министр яшь педагоглар өчен өстәмә түләү 2,5 меңнән 10 мең сумга җитәчәк, дип белдерде. Техникум, өстәмә белем бирү оешмаларындагы педагогик хезмәткәрләргә, бакчалардагы тәрбиячеләргә яңа грантлар барлыкка киләчәк. «Безнең яңа укытучы» грантында катнашучыларның санын да арттырмакчылар. Башка төрле чаралар да көтеләчәк. Кыскасы, 1 миллиард сумнан артык ярдәм чаралары каралган.

Чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына кадрлар мәсьәләсен үз күзәтүләренә алуны йөкләде. Башка төбәкләрдәге укытучыларны җәлеп итәргә, укытучыларга шартлар тудырырга, социаль ипотека программасы аша торак өчен квоталар бирергә кирәклеген ассызыклады.

–Могҗизалар булмый, әгәр мәктәпләрдә укытучылар булмый икән, сыйфат та булмый. һәр җирлекне аерым карыйбыз. Район башлыклары уйлагыз, бу бит сезнең эш. Өч ай дәвамында Илсур Гәрәевич әйткән ярдәмнән тыш, башка ярдәм чараларын әзерләгез. Без ярдәм итәрбез. Мәктәпләрдә җитди бушлык булмасын өчен, без җитди алымнар булдырырга тиеш. Бу, барыннан да бигрәк, торак мәсьәләсе дип уйлыйм,– диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре