Татарстан вузларына иң күп  – 23083 бюджет урыны бирелгән

Татарстан вузларына иң күп  – 23083 бюджет урыны бирелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, Свердловск (19728), Ростов (18352 урын) өлкәләре бу җәһәттән икенче һәм өченче. Россиянең яңа төбәкләре университетлары исә 29304 бушлай урын алган.

4 августтан югары уку йортларында бюджет урыннарына кабул итү башланган. Быел барлыгы 621 меңнән артыграк егет-кыз бушлай бүлеккә керәчәк. Бюджет урыннарының 73 проценты төбәкләргә билгеләнгән.

Түләүсез урыннарның күбесе мәгариф һәм педагогика фәннәренә (4849), информатика һәм исәпләү техникасы (1437), шулай ук авыл хуҗалыгы, урман һәм балык хуҗалыгы өлкәләренә (1293) бирелгән.

Сүз уңаеннан, быел Россиянең югары уку йортлары өстәмә 5,8 мең  бюджет урынын булдыру турында белдергән.  Вузларга кабул итү 29 августта төгәлләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре