Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык өчен консультацияләрне ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, адвокатлар, нотариуслар һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары үткәрәчәк. Гражданнарны кабул итү 9.00 дән 15.00 гә кадәр Казан, К.Маркс ур., 31/7 йортта булачак.
9.00 дән 10.30 га кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасындагы бүлегенең юридик бүлеге башлыгы Эльвира Хәмидуллина һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасындагы бүлегенең социаль программаларны гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Марат Нигъмәтҗанов консультацияләр үткәрәчәк.
10.30 дан 12.00 гә кадәр гражданнарның сорауларына Татарстан Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик җавап бирәчәк.
12.00 дән 13.30 га кадәр консультацияләрне ТР Казан нотариаль округы нотариусы Булат Камалеев белән «Смарт Консалтинг» ҖЧҖ юристлары Азиз Мәүләнов, Данил Федулов, Кристина Матянина үткәрәчәк.
Соңыннан, 13.30 дан 15.00 гә кадәр, түләүсез юридик ярдәм көнендә гражданнарны «Легал Линк» юридик фирмасы директоры Яна Осипова һәм адвокат кабул итәчәк.
Ярдәм торакка бәйле бәхәсләрне, гаилә хокуклары, социаль түләүләрне һәм башка актуаль темаларны хәл итү буенча күрсәтеләчәк.
Кабул итүгә язылырга яки кызыксындырган сорауларны 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча 8.00 дән 18.00 гә кадәр шалтыратып белергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез