Республиканың медицина учреждениеләрендә яңа мәгълүмат системасы эшли башлаган.
Татарстан хастаханәләренә электрон медицина карталары кертелгән. Бу хакта “KazanFirst” яза.
Система 1 декабрьдән рәсми рәвештә эшли башлаган. Шушы көннән төбәкнең барлык дәүләт медицина оешмалары электрон документлар әйләнешенә күчкән. Яңа сервис “Электрон сәламәтлек саклау” дип исемләнгән.
Хәзерге вакытта системаны камилләштерү дәвам итә. Әмма төп үзгәрешләр кертелгән инде. Пациентларның медицина карталары тулысынча электрон форматка күчерелгән. Республикада яшәүчеләргә һәм медицина оешмалары хезмәткәрләренә платформаны алга таба камилләштерү барышында билгеле бер үзгәрешләргә әзер булып тору киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез