Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә “Центральный” 3 нче полиция бүлеге хезмәткәре җан биргән. Аның башы утлы коралдан яраланган булган. Бу хакта “Челнинские известия” шәһәрнең Тикшерү комитеты хәбәренә таянып яза.
Басма мәгълүматларына караганда, фаҗига бүген иртән килеп чыккан. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре яраланган хәлдә үзенең эш бүлмәсендә табылган. Соңгы хаты булмаган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Моңа кадәр Эчке эшләр министрлыгы балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторының һәлак булуын тикшерүне оештыру турында мәгълүм булган. Инспекторның утлы коралдан теткәләнгән мәете Теләче авылының полиция бүлеге тирәсендә табылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез