Татарстан хатын-кыз эшмәкәрләр саны иң күп булган төбәкләр исемлегенә кергән

Cоңгы биш елда Татарстанда хатын-кыз эшмәкәрләр саны 47 меңнән артып киткән.

Хәзер алар барлык эшмәкәрләрнең 41 процентын тәшкил итә. Татарстан эшмәкәр хатын-кызлар саны буенча лидерлар рәтенә кергән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Татарстанда 116,5 мең шәхси эшмәкәр теркәлгән.

Эшмәкәр хатын-кызлар  арткан төбәкләр арасына шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Карачай-Черкес Республикасы һәм Тыва Республикасы кергән.
Бүгенге көндә Россиядә якынча 1,9 млн хатын-кыз шәхси эшмәкәр исәпләнә. Тагын 6,5 миллионга якын хатын-кыз үзмәшгульләр буларак теркәлгән, аларның гомуми санның 44 процентын тәшкил итә.

Хатын-кыз эшмәкәрләрнең күбесе социаль хезмәтләрдә – 84 процент, кием җитештерүдә – 72 процент, туризм өлкәсендә – 71 процент, мәгарифтә – 70 процент, юридик һәм бухгалтерлык хезмәтләрендә – 67 процент, ветеринариядә – 60 процент, иминиятләштерүдә – 60 процент һәм персонал белән идарә итүдә (HR) – 58 процент.

Татарстан Икътисад министрлыгы «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләргә һәрвакыт комплекслы ярдәм күрсәтергә һәм бизнесны эшләтеп җибәрү яки аны масштаблаштыру этабында ярдәм итәргә әзер, дип ышандырды ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

Республика эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре уңайлы шартларда микрозаймнар, гарантияләр, грантлар, милек ярдәме һәм башка хезмәтләрдән файдалану мөмкинлекләре булуын искәрттеләр министрлыкта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре