Газетага язылу

Татарстан хезмәт хакы арткан төбәкләр өчлегенә кергән

Былтыр Россиядә уртача эш хакы барыннан да бигрәк Магадан өлкәсендә, Татарстан һәм Алтай республикаларында арткан.

«РИА Новости» мәгълүматларына караганда, ноябрьдә хезмәт керемнәре Магадан һәм Татарстанда алдагы елның шушы ук аендагы белән чагыштырганда 26 процентка үскән. Алтайда – 20 процентка. Кырым, Тамбов өлкәсендә яшәүчеләрнең уртача эш хакы чама белән – 19, Воронеж өлкәсендә  18 процентка арткан. Иң зур күрсәткечле төбәкләр исемлегенә шулай ук Чукотка, Байкал аръягы крае, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләре (17%) кергән.

 

Оешмалар хезмәткәрләренең айлык уртача хезмәт хакы салымнар һәм премияләрне кертеп исәпләнгән. Анда барлык хезмәткәрләрнең, шул исәптән иң акчалы вазыйфаларда эшләүчеләренең дә керемнәре исәпкә алынган. Узган елның көз азагында Россиядә уртача хезмәт хакы 98,2 мең сум (бер ел элек – 86,4 мең сум) тәшкил иткән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре