Татарстан хирурглары бер хатын-кызның йөрәгеннән виноград тәлгәше зурлыгында шеш алган

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары йөрәгенә шеш үскән 68 яшьлек хатын-кызны үлемнән коткарып калган. Хастаханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, аны сулышы бик нык кысылган хәлдә кардиология бүлегенә китергәннәр. УЗИ йөрәгендә шеш барлыгын күрсәткән. Моңа кадәр хатын-кызда меланома булганлыктан, табибларга, шуның метастазы түгелме икән, дигәнрәк шик төшкән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Йөрәктәге шешнең зурлыгы 6*8 сантиметрга җиткән иде. Киң ягы белән йөрәкнең алгы өлешенә ябышып үскән, йомшак, виноград тәлгәшен хәтерләтә. Шуңа күрә, алганда, өлешләргә таркала башлады. Безнең төп бурыч – йөрәкне шештән арындыру гына түгел, бәлки аның кабат пәйда булуына да юл куймау иде”, – ди йөрәк-кан тамырлары хирургы Гарма Майоров.
Кардиологлар бик катлаулы операция ясаган: виноград тәлгәшен хәтерләткән шешне кисеп алган. Шеш кабат пәйда булмасын өчен йөрәкнең зыян килгән өлешен махсус прибор – криозонд белән) катырган. Шулай ук табиблар шеш аркасында “яньчелгән” йөрәк клапанын элекке рәвешенә кайтарган.

Операциядән соң шешнең яман шеш булмавы ачыкланган. Хатын-кыз инде өенә – гаиләсе янына кайтарып җибәрелгән. Хәзер ул үзен яхшы хис итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре