Татарстан Хисап палатасы былтыр 4,3 миллиард сумлык хокук бозу очрагын ачыклаган

Татарстан Хисап палатасы былтыр 4,3 миллиард сумлык хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республиканың Хисап палатасы башлыгы Альберт Вәлиев әйтте. Депутатлар ведомстволның былтыргы эшенә йомгак турында хисап тыңлады.

“Хисап палатасы таләпләрее нигезендә 2023 елда бюджет чараларын, республика һәм муниципаль милекне файдаланганда гомуми күләме 4,1 миллиард сумга җиткән хокук бозу очраклары бетерелде һәм тиешле чаралар күрелде. Бу – барлык ачыкланган хокук бозу очракларының 95 проценты”, – диде ул.

Альберт Вәлиев әйтүенчә, урындагы 90 зат дисциплинар һәм администртив җаваплылыкка тартылган. Хокук бозу очарклары нигездә елдан-ел берүк төрле булуын да искәртте ул.

Утырышны алып барган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу уңайдан: “Ел саен берүк хәл кабатлана икән, тиешле чарасын күрергә кирәк”, – дип тә белдерде.

Хисап палатасы ачыкланган финанс хокук бозуларның 60 проценты дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүгә туры килә. Икенче урында – бухгалтерлык исәп-хисабын алып баруга бәйле хокук бозулар (19,8%). Өченче һәм дүртенче урында – дәүләт сатып алуларын тормышка ашырганда килеп чыккан хокук бозулар (13,6%) һәм бюджет чараларын максатсыз куллану очраклары (6,5%).

Фәрит Мөхәммәтшин хокук бозу очракларын булдырмауга бәйле эшне көчәйтергә киңәш итте. “Ниндидер хата гына булса бер хәл, җинаятьчел эшчәнлек, аңлап эшләгән алдау булса начар”, – диде парламент җитәкчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре