Татарстан территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмалары 23 млн сумнан артык күләмдә яңа грантка дәгъва итә алачак. Аңа аутистик спектр кимчелекләре булган мәктәпкәчә балалар белән эшли торган бүлекчәләре булган югары уку йортлары дәгъва итә алачак.
«Татарстан территориясендә урнашкан югары уку йортына ярдәм гранты елга бер тапкыр бирелә. Уку йортының аутистик спектр кимчелекләре булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге алып бара торган бүлекчәсе булырга тиеш», диелгән Татарстан Хөкүмәтенең яңа карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыккан хәбәрдә.
Документ таләпләренең үтәлешен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольдә тотачак. Грант алучылар республика ведомствосы уздырган сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез