Татарстанда муниципаль сайлау йомгаклары буенча 113 махсус хәрби операция ветераны җирле үзидарә депутатлары итеп сайланган. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
СВО ветераннары – сайлауда җиңгән 80 кеше “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән.
Якшәмбе – 14 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узды. Республикада яшәүчеләр Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18 нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм 7,5 меңнән артыграк муниципаль депутат сайлау оештырылды.
Татарстан Рәисен сайлауда 4 кандидат: Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия”), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов (“Российская партия пенсионеров за социальную справедливость”) һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР) катнашты.
Муниципаль сайлауда исә 11,4 меңнән артыграк кандидат катнашты. 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә барлыгы 2752 сайлау участогы эшләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез