Кыз 6 майда өеннән чыгып чыгып киткән һәм юк булган.
Татарстанда 12 яшьлек кыз баланы инде өченче тәүлек эзлиләр. “Лиза Алерт” эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә бу җәһәттән мәгълүматлар пәйда булган.
 Бала 6 май көнне Арча районы Чума-Елга авылында югалган. Кызның буе – 150 см, җыйнак кына гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт күзле.
 Куе зәңгәр төстә спорт костюмы һәм кара ботинка кигән.
 Югалган бала турында ниндидер мәгълүматларга ия булучылардан 112 яки 8-800-700-54-52 номеры аша шалтыратулары сорала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез