Татарстанда 12 меңнән артык кеше Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән

2024 елда Татарстанда 12 меңнән артык кеше Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов әйтте.

“Былтыр без планны 7 процентка арттырып үтәдек. Татарстаннан 12 меңнән артык кеше Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеде. Бу елның гыйнварында 700дән артык кеше үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китү теләген белдерде”, – диде ул.

Билгеле булганча, Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2,8 миллион сумга җитте. Бу акчаның 2,1 миллион сумын Татарстан Хөкүмәте түли. 400 мең сумын – Россия Оборона министрлыгы, тагын 300 мең сумын республиканың район һәм шәһәрләре түли. Арттырылган түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Билгеле булганча, бу түләү контрактны Татарстан территориясендә төзегән һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүчеләр Татарстанга килеп контракт төзегән очракта, аны рәсмиләштерү вакытында яшәү һәм юлда йөрү чыгымнарын республика каплаячак. Бер мәртәбә бирелә торган түләүдән тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар 210 мең сумнан башлап айлык түләү ала. Оборона министрлыгы белән контракт төзегәч түләнәсе акча һәм ташламалар турында “Батыр” үзәге сайтында, “Забота о своих” порталында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре