Газетага язылу

Татарстанда -13 градус салкын булачак

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, иртән бераз кар явачак, урыны белән буран булуы ихтимал. 

Көндез күпчелек районнарда явым-төшем көтелми.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, урыны белән көчәеп, секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

Температура -8 дән -13 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре