Газетага язылу

Татарстанда 13 градус җылы булачак

Бүген, 18 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге 3-8 м/с тәшкил итә. 

Төнлә минималь температура -1 дән -6 га кадәр, ә көнчыгыш районнарда урыны белән -10га кадәр булачак. Көндез +4..+9, көнбатыш районнарда урыны белән +13ка кадәр җылы булачак. 

Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән көчле бозлавык булуы ихтимал.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре