Газетага язылу

Татарстанда 13 градус җылы булачак

Бу араларда Татарстанда антициклон йогынтысында явым-төшемсез, нормадан 4–5 градуска югарырак җылы һава күзәтелде.

Чәршәмбе – 25 мартта һава торышы берникадәр үзгәрә. Болытлар куерып, көндез республиканың көнчыгыш районнарында аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +5...+10 градус чикләрендә тирбәләчәк.

 

Төнге сәгатьләрдә –2...–7 градус. Пәнҗешәмбе – 26 мартта явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә +5...+10, төнлә 0...–5 градус.

 

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга һәм ялларда – 27–29 март аралыгында явым-төшем ихтималы аз. Тагын да җылыта: көндез температура +8...+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә 0 градус чамасы булачак.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре