15 июльдә Әгәрҗедә яшәүче 13 яшьлек Михаил Нуриев велосипедта өеннән чыгып киткән. Шуннан бирле аны күрүче юк.
Эзләү эшләре бара. Малай медицина ярдәменә мохтаҗ.
Билгесе: буе 160 сантиметр нормаль гәүдәле, чәчләре кара-коңгырт, күзләре коңгырт төстә.
Малай турында ниндидер мәгълүматка ия булган һәркемгә 89172604743, 89520403841, 89656288565 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез